«Яшел табигать патшалыгында»: экологик-танып белү уены (6+)
20 июнь көнне 15 нче санлы китапханә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Яшел табигать патшалыгында дигән экологик-танып белү уены уздырды. Балаларны Күбәләк каршы алды, ул аларга күбәләкләрнең килеп чыгуы турында легенданы сөйләде һәм, «Урман табышмаклары» викторинасы, «Дүртенчегез артык» уены ярдәмендә, табигатьне ни дәрәҗәдә яратуларын һәм белүләрен тикшерде. Балалар тәкъдим ителгән биремнәрне үтәде, һәм шул ук вакытта агачлар, кошлар һәм бөҗәкләр турында кызыклы белешмә алды. «Табигать зарлары» бәйге-уены шартлары буенча малайлар һәм кызлар хайваннардан килгән хатларны тыңлады һәм аларның авторларын белде. |